Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургта Муса Җәлил турында документаль фильм күрсәтеләчәк
23 августта Оренбургта XIX Халыкара «Көнчыгыш & Көнбатыш. Классика һәм Авангард» кинофестивале кысаларында Муса Җәлил турындагы документаль фильм күрсәтеләчәк. Документаль фильмны аның идея авторы һәм фәнни киңәшчесе Игорь Храмов тәкъдим итәчәк. Керү ирекле, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Документаль фильм Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән. Тасманы төшерү эшләре 6 елга сузылган.
«Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» — Мәскәүнең «Созвездие кино» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән беренче тулы метражлы документаль фильм. Аны эшләүдә Оренбургның «Евразия» хәйрия фонды ярдәм иткән һәм катнашкан. Фильмны төшерү эшләре 2020 елның августында «Евразия» Мәскәүдә Җәлилнең легендар «Моабит дәфтәрләре»нең Оренбург басмасын тәкъдим иткәндә башланган. Ул вакытта шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән зур интервью төшерелгән. Соңрак төшерүләр Муса Җәлил туган Мостафа авылында, Оренбургта, Казанда булган.
Фильм Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә дөнья күргән. Режиссерлары — Алексей Егорычев һәм Наталья Панкратова.
23 сентябрьдә фильм Луганскида «Евразия» фондының «Оренбург каһарманнары — Ватан каһарманнары. Күргәзмә, китаплар, фильмнар — Россия төбәкләренә» проекты кысаларында күрсәтеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз