news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта «Мәхәббәт төймәләре» спектакленең премьерасы булды

Мәскәүдә яшәүче Фәрит Нәгыймов пьесасын туган төбәгендә М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев куйды.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Оренбургта язучы һәм драматург Фәрит Нәгыймовның «Мәхәббәт төймәләре» пьесасы буенча спектакльнең премьерасы узды. Мәскәүдә яшәүче авторның пьесасын туган төбәгендә М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев сәхнәгә куйды.

Пьеса ачлык вакытындагы Идел буе заманын алып, безнең көннәргә кадәрге татар тарихы темасына багышланган җиде новелладан тора. Анда кеше язмышлары кыйпылчыкларыннан төзелгән көзгедәге шикелле халык язмышы, авырлык, мәхәббәт чагыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Татар телен белмәүче тамашачылар өчен спектакль синхрон тәрҗемә белән барган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot