news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургта күренекле галим һәм мәгърифәтче Мәдинә Рәхимкулованы искә алдылар

Оренбургта күренекле галим һәм мәгърифәтче Мәдинә Рәхимкулованы искә алдылар
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Оренбург татарлары» төркеме

Оренбургта күренекле галим, мәдәният белгече, туган як тарихын өйрәнүче, остаз һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Рәхимкулованың тууына 110 ел тулуга багышланган истәлекле чара үткәрелгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Оренбург татарлары» төркеме хәбәр итте.

Мәдинә Рәхимкулова ярты гасырдан артык гомерен туган ягы тарихына багышлаган. Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, шулай ук Хөсәеновлар һәм Рәмиевләр нәселе кебек күренекле шәхесләрнең тормыш юлы турында мәгълүмат тарих битләренә кайтарылган. Ул гомере буе армый-талмый мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып барган: иске татар язуы нигезләрен өйрәткән, тарихи документларны тәрҗемә иткән, гыйльми мирас рәвешендә егермеләп китап калдырган. Аның «Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсе» һәм «Моңлы Оренбург» исемле хезмәтләре аеруча әһәмиятле.

Мәдинә Рәхимкулованың бай мирасы фән һәм туган якны өйрәнү өлкәсе өчен бүген дә зур кыйммәткә ия. Аның хезмәтләре яшь галимнәрне татар мәгърифәтчелегенең тирән тамырлары белән таныштыруын дәвам итә һәм төбәкнең мәдәни традицияләрен ныгытуга саллы өлеш кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot