Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургта Ильяс Кудашев-Ашказарскийга багышланган спектакльнең премьерасы була
12-13 ноябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында журналист, музыкант, режиссер һәм драматург Рәдиф Кашаповның «Сәйяр Ильяс» пьесасы буенча Әминә Миндиярова куйган спектакльнең премьерасы була.
Спектакль беренче татар труппасына нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тормыш юлына багышланган. Ул Рус укытучылар мәктәбе шәкерте була һәм татар телендә беренче ачык спектакль куярга батырчылык итә, әмма аңа бу спектакльне куярга ирек бирмиләр. Шулай да ике елдан соң Ильяс Кудашев-Ашказарский беренче гастроль труппасын җыя.
Нәкъ менә аның аша театр дөньясына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Вәлиулла Мортазин-Иманский, Габдулла Кариев һәм башка бик күп бөек талантлар килә. Уфада, аннары Казанда ачык спектакльләр күрсәтелә, әмма гастрольләр авыр бара: яшь коллективта бәхәсләр килеп чыгу сәбәпле, Ашказарский труппадан китә. Труппа «Сәйяр» исемен йөртә башлый.
Ашказарский үзе сәхнәдән китми – спектакльләрдә уйный, концертлар белән чыгыш ясый. Соңгы елларда Тукай урамында яши.
«Сәйяр Ильяс» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль шулай ук 18 ноябрьдә Буада һәм 10 декабрьдә Казанда күрсәтеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз