news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта "Идел буе аҗаганы-2014" хәрби-спорт уеннары башланды

Ярышлар 17 сентябрьгә кадәр дәвам итә

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Оренбургның Президент кадетлар училищесы базасында  "Идел буе аҗаганы-2014" тантаналы рәвештә ачылды. Биредә Идел буе федераль округының 14 төбәге вәкилләре катнаша.

Анда катнашучы командалар мәктәп, шәһәр, район һәм төбәк этапларын узган. Уенда Татарстан данын Бөгелмә кадетлар интернат-мәктәбенең 8-10 нчы сыйныфында белем алучы 14 кадет яклый. Бөгелмә командасы "Аҗаган"ның республика этабында иң яхшысы дип табылган: ул агымдагы елның 5-7 май көннәрендә узган иде.

Әйтергә кирәк, "Аҗаган" икенче ел рәттән округ территориясендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич башлангычы белән үткәрелә. Ул спортның хәрби-гамәли төрләре белән шәгыльләнүче, ил тарихы белән кызыксынучы укучыларны, Ватанның булачак сакчыларын берләштерә.

Быел хәрби-спорт уены 14-17 сентябрьдә Оренбург өлкәсендә "Самородово" сәламәтләндерү лагере базасында уза.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100