news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта Халыкара туган тел көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды

Халыкара туган тел көнен “Мирас” клубы әгъзалары шигырь бәйрәме рәвешендә үткәрде.

Оренбургта Халыкара туган тел көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды
tatar-congress.org

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Оренбургта Халыкара туган тел көне уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Оренбурның Хөсәен Ямашев китапханәсендә "Мирас" татар телен өйрәнү буенча курсларны 9нчы ел рәттән китапханәче Вәсилә Шәрәфетдинова оештыра. Курска йөрүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр бар. Аларның барысын да “Мирас” клубы берләштерә.

Клубның максаты - татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу, татар телен өйрәнү. Курсларның программасы да шуңа карап төзелә.

Бу төркемгә телне бөтенләй белмәүчеләр белән бергә, туган телендә камил сөйләшергә омтылучылар да йөри.

Халыкара туган тел көнен “Мирас” клубы әгъзалары шигырь бәйрәме рәвешендә үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100