news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургта "Хөсәения" мәдрәсәсенең 125 еллыгын бәйрәм иттеләр

Ислам мәгарифе мәсьәләләренә багышланган конференция эше заманча "Хөсәения" Рухи мөселман белем бирү учреждениесенең 25 еллыгына да багышланды.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Оренбургта танылган “Хөсәения” мәдрәсәсе 125 еллыгына, шулай ук бу төбәктә ачылган заманча “Хөсәения” Рухи мөселман белем бирү учреждениесенең 25 еллыгына багышланган конференция узды. Бу хакта Оренбург өлкә парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ислам мәгарифе: заманча торышы һәм үсеш мөмкинлекләре” темасына багышланган конференция эшендә губернатор Юрий Берг, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Оренбург митрополиты Вениамин, Болгар ислам академиясе профессоры Абдурразак Ассаиди, Оренбург төбәгенең ислам дини уку йортлары мөгаллимнәре, галимнәр катнашты.

Форумда Оренбург өлкә парламентының Милләтләр эшләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар буенча комитеты рәисе Надыр Ибраһимов үзенең чыгышында “Хөсәения” мәдрәсәсенең дини белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүен искә алды. Бүген дә бу традицияләрне торгызу һәм дәвам итүнең, ана телен, милли мәдәниятне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Надыр Ибраһимов мәдрәсә мөгаллимәсе Сания Хананниковага һәм укыту эшләре буенча мөдир Зөлфия Шәриповага төбәк парламенты рәисе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тарихтан билгеле: сәүдәгәр-меценатлар, бертуган Хөсәеновлар исеме белән бәйле мәдрәсәдә кайбер елларда белем алган шәкертләр саны биш йөзгә җиткән. Биредә Россия губерналарыннан, Кырым, Кавказ, Урта Азия, Себердән шәкертләр килеп укыган. “Хөсәения” мәдрәсәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил, драматург, газета-журналлар редакторы Җиһангали Теләпбиргәнов, тарихчы Әхмәт Зәки Вәлиди кебек бик күп танылган шәхесләр белем алган.

2000 елдан мәдрәсәдә директор булып Әлфит (Абдулла) хәзрәт Шәрипов эшли, ул заманча “Хөсәения” мәдрәсәсен беренчеләрдән тәмамлаган шәкертләрнең берсе, биредә хезмәт юлын 1995 елда мөгаллим булып башлый. Бүгенге көндә “Хөсәения” мәдрәсәсе Оренбург өлкәсендә лицензия нигезендә эшләүче бердәнбер мөселман уку йорты. Биредә уку дүрт ел алып барыла. Укуны тәмамлагач, таныклык тапшырыла. “Хөсәения” мәдрәсәсендә укып чыгучылар имам булып эшли ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100