Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оренбургта Бөек Ватан сугышы ветераны Рәвгать Кәримовны 100 яшьлеге белән котладылар
Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә Кәримовка багышланган документаль стенд оештырырга җыеналар.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Халык фронтының төбәк бүлеге активистлары Оренбургта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәвгать Ганият улы Кәримовны 100 яшьлеге белән котлады.
Җәмәгать эшлеклеләре ветеранга Җиңү һәм кешеләр иминлеге хакына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләк тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Халык фронты ярдәмендә Рәвгать Кәримов Вологодск язучысы Александр Трубин язган китапның герое булды. Ул 2020 елда Россия Президенты, Халык фронты лидеры Владимир Путин белән туры элемтәгә мөрәҗәгать итте һәм Кәримовны эзләп табуын сорады», — дип сөйләде Халык фронтының төбәк штабы әгъзасы, Оренбург төбәк татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Рушания Аббасова.
«Без ветеранның кайда яшәвен ачыкладык, аның өендә булдык, ихтыяҗлары турында белдек, ярдәм тәкъдим иттек. Шуннан бирле Оренбург ветеранына шефлык итәбез, аны 9 Май һәм туган көне белән даими котлыйбыз. Аның фатирында телевизор булмавы ачыклангач, без аны кичекмәстән сатып алдык», — диде ул.
Халык фронты активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аның туганнан туган энесе белән җылы аралашты, ул Рәвгать Кәримовка ярдәм итә. Шулай ук Оренбург шәһәренең иң борынгы мәдәният учреждениеләренең берсе — Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәдә Кәримовка багышланган документаль стенд оештыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз