news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургның үз чорында Муса Җәлил йөргән китапханәсендә "Мөһаҗирләр моңы" кичәсе була

Чара эмигрант шагыйрьләр иҗатына багышлана.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Оренбургның заманында Риза Фәхретдин, Муса Җәлил һәм башка бик күп күренекле шәхесләр йөргән, хәзер Х.Ямашев исемендәге китапханәсе 17 майда "Мөһаҗирләр моңы" дип исемләнгән кичә үткәрә. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чара эмигрант шагыйрьләр иҗатына багышлана.  
  • Х.Ямашев исемендәге китапханәнең 110 елдан артык тарихы бар.  
 
  • Заманында китапханәне аякка бастыруда, басмалар туплауда танылган җәмәгать эшлеклеләре Риза Фәхретдинов, агалы-энеле Хөсәеневлар, Рәмиевләр, Фатыйх Кәрими, Хәлил Ширинский аеруча зур өлеш кертә. Язучы Шакир Мөхәммәдов, Закир Рәмиев, Шамун Фидаи, Фатыйх Кәрими, булачак халык артистлары Фатыйма Камалова, Мәҗит Илдар, Вәли Фатыйхов һәм "Хөсәения" мәдрәсәсе шәкертләре әлеге китапханәдә еш була. 
  • Үз чорында Риза хәзрәт Фәхретдин, Шакир Мөхәммәдев, Фатыйма Ильская, Мәдинә Рәхимкулова, Шакир Мәҗитов, Хәдичә Җәлилова, Вәли Фатыйхов, Фатих Солтанов, Сәгыйт Таҗетдинов, Гөлсем Хәсәнова, Шәүкәт Буркеев, Мидхәт Подмарев, Тәлгат Әбдрәшитов, Ирек Үзбәков, Рамил Зәбиров кебек танылган әдәбият һәм мәдәният әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре китапханәнең актив укучылары булган. Шулай ук Муса Җәлил дә әлеге китапханә фондыннан файдаланган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100