news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургның «Тургай» фольклор ансамбле егерме еллыгын бәйрәм итә

М.Фәйзи исемендәге театр сәхнәсендә «Тургай» фольклор ансамбле концерты узды.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Оренбург шәһәрендә М.Фәйзи исемендәге театр сәхнәсендә «Туган тел» милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган һәм 20 ел дәвамында актив эшләп килүче «Тургай» фольклор ансамбле концерты узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

М.Фәйзи театры директоры Р.М.Ишмөхәммәтов, театрның сәнгать җитәкчесе Р.А.Абдуллаев һәм театр коллективына, Х.Ямашев исемендәге китапханә мөдире С.Х.Әхмәтҗанов һәм китапханәдә эшләүчеләргә, «Тургай» ансамбленең сәнгать җитәкчесе С.В.Хәмитова һәм ансамбль коллективына шундый җылы кичә оештырганнары өчен зур рәхмәт, дип белдерелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot