Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбургның тозлы күлләре якын арада ачылмаячак
Гомумән алганда, өлкәдә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Оренбургның тозлы күлләре ким дигәндә 2 августка кадәр ябык калачак. Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер коронавирус таралу куркынычы аркасында изоляция режимын 2 августка кадәр озайтырга булды. Санаторийлар һәм пансионатлар эшен тыю шул ук вакытка озайтылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, берничә атна элек Тоз-Түбәдә яшәүчеләр, гражданнар җыелышын оештырып, Россия Президентына һәм өлкә губернаторына мөрәҗәгать иттеләр. Алар курорт зоналарын ачуны сорадылар, чөнки күпчелек табыш туристлар белән бәйле. Туристик бизнес алып баручылар, кунакханә тәкъдим итүчеләр арасында татар эшкуарлары да шактый күп районда.
Гомумән алганда, өлкәдә 5701 коронавирус инфекциясе теркәлде, шул исәптән 115е соңгы тәүлектә (21 июльгә). Көн дә авыручылар саны 110нан артып бара. Күрше Башкортостан, Татарстан республикалары белән чагыштырганда бу ике тапкыр күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз