news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургның Татар Каргалы авылы халык театры өлкә күләмендә чыгыш ясый

"Яктылык" театры тамашачыларга Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштергән "Сүнгән йолдызлар" спектаклен күрсәтәчәк.

(Казан, 18 март, "Татар-информ"). Оренбург өлкәсенең Татар Каргалы авылы Мәдәният йорты каршындагы "Яктылык" халык театры М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бу хакта Оренбург Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Халык театры тамашачыларга Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштергән "Сүнгән йолдызлар" спектаклен күрсәтәчәк. 
 
Программаның икенче өлешендә Татар Каргалы авылы үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән концертны тамаша кылырга мөмкин булачак. 
 
Чаралар "Мәдәният атналыгы" кысаларында тәкъдим ителә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot