news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургның М.Фәйзи исемендәге татар драма театры төзекләндереләчәк

Оренбургның М.Фәйзи исемендәге татар драма театры төзекләндереләчәк

(Казан, 5 март,«Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Оренбург өлкәсе хөкүмәте һәм Мәдәният һәм сәнгать буенча департаменты бу елда реконструкция эшләре үткәрү өчен Музыкаль комедияләр театрын, М.Фәйзи исемендәге татар драма театрын һәм Н.Крупская исемендәге өлкә фәнни китапханәсен билгеләгән.

М.Фәйзи исемендәге татар драма театрын төзекләндерү эшләре беренче ел гына алып барылмый. Монда ремонт эшләренең гомум күләме 90 миллион сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә фойе тулысынча диярлек, ә янкорма биналары өлешчә ремонтланган. Әмма төзүчеләр өчен шунысы катлаулы, бина бик искергән, бүлмәләрне бүлгәләгән такталар агачтан һәм шуңа күрә ремонт эшләре монда зур саклылык таләп итә. Оренбург өлкәсенең Мәдәният һәм сәнгать буенча департаменты директоры Виктор Ренев беледерүенчә, төп катлаулылык монда бинаның квартал эчендә булуыннан да килә һәм төзекләндерү эшләрен технология буенча алып бару бик тә авыр.

Бүгенге көндә театр залының проекты әзер, сәхнәсе техник яктан җиһазландырылган. Проектны төгәлләү өчен тик янгынга каршы кайбер чараларны гына үтәргә калган.

Өлкәнең Музыкаль комедияләр театрында киң масштаблы төзекләндерү эшләре агымдагы елның апрель аенда ук башланып китә. Бина 30 елдан артык ремонтланмаган, сәхнәсе дә театр төзелгәннән бирле алмаштырылмаган. Төзү-монтаж эшләре 2009 елда тәмамланырга тиеш. Ләкин татар драма театрыннан аермалы буларак, ул ремонт вакытына бөтенләйгә ябылачак.

Өлкәнең Н.Крупская исемендәге фәнни китапханәсендә дә быел зур төзү эшләре башланып китәчәк. Аңа әзерлек эшләре дә төгәлләнгән: проекты эшләнгән, подрядчигы әзер. Яңа алты катлы бинада югары технологияле китап саклагыч булачак, анда аерым температура режимы сакланачак.

Китапханә директоры сүзләренчә, анда 2,2 миллион данә басманы үз эченә алган фонд урнаштырыла. Электрон басмалар белән эшләү өчен аерым бүлмәләр каралган. Яңа проект бүген китапханә фондлары урнашкан барлык дүрт бинаны да бер комплекска тупларга планлаштыра. Төзү эшләре 2010 елда төгәлләнергә тиеш, аның якынча бәясе 200 миллион сумны тәшкил итә, дип белдерә Оренбург өлкәсе Мәдәният һәм сәнгать буенча департаменты.

news_right_1
news_right_2
news_bot