news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсе 110 еллыгын бәйрәм итте

1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан ачылган китапханә 1925 елдан Хөсәен Ямашев исемен йөртә.

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсе 110 еллыгын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Оренбург өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте.

Замында бу китапханәдә мөдир булып танылган татар язучысы Шәриф Камал эшләгән, китапханәнең даими укучылары арасында Закир Рәмиев, Хөсәен Ямашев, Муса Җәлил кебек атаклы кешеләр булган. Бүген дә китапханә Оренбург ягы халыкларының милли мәдәниятен, традицияләрен саклауга зур өлеш кертә. 1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан ачылган китапханә 1925 елдан Хөсәен Ямашев исемен йөртә.

Шушы көннәрдә Оренбургта китапханәнең 110 еллыгына багышланган тантана узды. Коллективны өлкә парламенты рәисе урынбасары Олег Димов белән “Бердәм Россия” фракциясеннән депутат Дамир Фәхретдинов котлады. Алар китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанованы һәм китапханәчеләр Рәмзия Шабаева белән Фәйрүзә Маһиҗанованы өлкә парламенты рәисе исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100