news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбургның "Ак калфак" берләшмәсе әниләр өчен балаларга рухи тәрбия бирү мәктәбе ача

Татар хатын-кызлары берләшмәсе быел Оренбургта бәйге-фестивальләр, милли кул эшләре буенча мастер класслар үткәрергә планлаштыра.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары берләшмәсе 2017 елга төп эш планын билгеләде, дип хәбәр итәләр Оренбург өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтариятеннән. Мохтариятнең хатын-кызлар советы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова белдергәнчә, быел Оренбургта “Татар кызы” бәйгесен, “Туган авылым” бәйге-фестивален үткәрү, татар милли ризыкларын әзерләү һәм татар калфакларын тегү буенча мастер-класслар оештыру ниятләнелә.

Шулай ук “Ак калфак” берләшмәсе быел татарларның бәби туе традицияләрен торгызу максатында, әниләр өчен балаларга милли, рухи тәрбия бирү серләренә өйрәтүче мәктәп ачарга да ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot