news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург трактындагы “Южный”автовокзалы ишекләрен ачты

2013 елгы Универсиадага кадәр Татарстан башкаласында заманча 4 яңа автовокзал сафка басарга тиеш

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2013 елгы Универсиадага кадәр Татарстан башкаласында заманча 4 яңа автовокзал сафка басарга тиеш. Бүген шуларның беренчесе - Оренбург трактындагы “Южный”автовокзалы ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков катнашты.

“Универсиадага әзерлек чорында Казанда транспорт хезмәте күрсәтү, аеруча, пассажирлар күчеше белән бәйле проблема алдында калган идек”, - дип белдерде Премьер-министр. “Южный” - башкалада төп шәһәрара автомагистральләрдә автовокзаллар челтәрен төзү буенча башкарыла торган масштаблы проектның юл башы. Рөстәм Миңнеханов аның тулысынча коммерция проекты булуын ассызыклап, аны гамәлгә ашыручы инвесторларга, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен юллады.

Казан мэры Илсур Метшин үз чыгышында искәрткәнчә, кунаклар өчен Татарстан башкаласы белән танышу шәһәр капкаларыннан башлана. Аэропорт, тимер юл, автовокзаллар – нәкъ менә башкалага килүчеләрне беренче кабул итү урыны. Мэр сүзләренә караганда, Казанга килүчеләрне ташучы 440-450 зур автобус көн саен шәһәр үзәге аша уза. Шәһәргә керү юлындагы яңа вокзаллар кала үзәген зур автобуслардан да бушатачак. Пассажирларга да халык күп йөри торган сәгатьләрдә “бөке”ләрдә утырасы юк.

Республика клиник хастаханәсеннннән ерак түгел генә урнашкан “Южный” автовокзалы төзелеше өчен урын билгеләүдә, 1 га мәйдандагы җир участогын бирүдә Казан хакимияте катнашкан. Төзелешнең үзе өчен бер еллап вакыт киткән. Төзелешкә салынган инвестицияләрнең гомуми күләме 150 млн.сум тәшкил итә. Шуның 75 млн.сумы “Республика автовокзаллары һәм автостанцияләре берләшмәсе” холдинг компаниясе акчалары, тагын 75 млн. сум күләмендә “Ак Барс”һәм “Казанский” банкларыннан кредитлар җәлеп ителгән. Проектның авторы – “Казан Гипронииавиапром” җәмгыяте.

Ике катлы мәһабәт бинаның гомуми мәйданы 2250 кв. метр. Анда пассажирлар һәм йөртүчеләр уңайлыгы өчен, шулай ук иминлек таләпләре буенча барысы да эшләнгән. 5 билет кассасы, 2 көтү залыннан тыш, анда ана һәм бала өчен уен, йокы бүлмәсе, медицина пункты, багажны саклауга бирү камерасы, һәркайсы икешәр кешегә исәпләнгән 5 кунакханә номеры,автобус йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе, кафе да булдырылган. Яңа автовокзал берьюлы 350 пассажирны сыйдыра ала. Ә тәүлегенә ул 4000-5000 гә кадәр пассажирны үткәрү сәләтенә ия. “Южный” 44 юнәлешкә йөрүче пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк. Көньяк юнәлештәге төбәкара, шәһәрара һәм шәһәр яны маршрутларына йөрүче автобуслар Оренбург, Уфа, Самара, Тольятти, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Бөгелмә шәһәрләренә, шәһәр яны торак пунктларына юл тота. Бу юнәлешләргә тәүлегенә 117 рейс ясалачак. Автовокзалның проект мөмкинлекләре, ихтыяҗ була калганда, шулай ук көньяк-көнчыгыш юнәлешкә 30 маршрут буенча йөрүче автобусларны кабул итәргә дә җитә. Биредән Ижевски, Пермь, Чиләбе, Чаллы, Алабуга, Байлар Сабасы, Минзәлә юнәлешләренә тәүлегенә 203 рейс ясап булачак.

Автовокзал территориясендә 7 төп һәм 7 өстәмә утырту платформасы, 50 автобус һәм 30 җиңел автомобиль өчен туктап тору урыны эшләнгән. Биредә автобусларга техник хезмәт күрсәтү үзәге дә төзелә. Вокзалның диспетчерлык үзәге “GPS-Глонасс” навигация системасы белән җиһазландырылган. “Южный”га килгән пассажирларны шәһәр эченә алып кайту яисә, киресенчә, аларны автовокзалга илтүне ун маршруттагы шәһәр автобусы башкарачак. Башкалада автовокзаллар челтәре төзелгәч, алга таба алар арасын боҗра маршруты буенча йөрүче шәһәр автобуслары бәйләячәк.

Шәһәргә керү юлында  калган 3 автовокзалга килгәндә, алар Горький шоссесы, Арча һәм Чаллы юнәлешләрендә төзеләчәк. “Калган вокзалларның өлгерүе инвесторларның планнары белән бәйле булачак. Алар өчен кирәкле мәйданнар, техник шартлар инде әзерләнгән. Быелгы катлаулы елда беренчесен тапшырганбыз икән, киләсе елда да тапшырырбыз дигән өмет бар”, - ди Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100