news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург татары: Татарстанны зур агач дип күзалласак, без аның тамырлары кебек

Оренбург өлкәсе Александровка районы Ягъфәр авылы фермеры Илшат Яхудин чит төбәкләрдә яшәүче татарларны «Татарстан агачы» тамырлары белән чагыштырды.

Бу хакта ул «Корстон» үзәгендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышындагы чыгышында әйтте.

«Ягъфәр – өлкәбезнең танылган татар авылы, авылда 350ләп кеше яши, миллилеге, тырышлыгы белән аерылып тора, мәктәптә ана теле дәресләре укытыла. Балаларны милли рухта тәрбиялибез. Бернинди авырлыкларга бирешмичә, гөрләп яшибез, алдагы көннәрдә дә шулай булыр, дип ышанабыз», – диде ул һәм авыл тормышы белән таныштырды.

Ул мәчет, мәдәният йортларында уза торган чаралар турында, фермерлар эшчәнлеге турында сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанны зур, даһи агач кебек күз алдына китерсәк, без үзебезне агачның тамырлары дип хис итәбез. Тамыры нык булган агач нык тора, шуңа күрә, бергә булыйк, бердәм булыйк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot