news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург татарлары шәһәрнең 275 еллыгына милли ядкарьләрне тәкъдим иткән

Чара кунаклары өчен татар милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе, концерт программасы, экспозицияләр әзерләнгән.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Оренбург шәһәренә нигез салынуга 275 ел тулу уңаеннан җирле татарлар зур мәдәни чара үткәргән. Бу хакта Оренбург татарларының "Туган тел" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәмне оештыруда, татар милли-мәдәни автономиясеннән тыш, Х.Ямашев исемендәге китапханә, М.Фәйзи исемендәге татар театры, 38 нче номерлы мәктәп коллективы, "Тургай" халык фольклор ансамбле, матбугат чаралары һ.б. катнашкан. 
 
Чарада татар милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Биредә кием-салым, савыт-саба, көндәлек куллану әйберләре белән танышырга мөмкин булган. Татар имлли ризыклары да сатуга куелган.  

Чара кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән. Күмәк биюләрдә хәтта чит ил туристлары да катнашкан, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot