news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург татарлары Фәрит Гыйбатдинов үлеме турында: Милләтпәрвәр якын дустыбыз китте

Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә якты кояш кебек мәңге сакланыр, диелгән хәбәрдә.

Оренбург татарлары Фәрит Гыйбатдинов үлеме турында: Милләтпәрвәр якын дустыбыз китте
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). «Оренбург татар милли-мәдәни мохтәрияте» региональ иҗтимагый оешмасы Фәрит Гыйбатдинов үлеме сәбәпле якыннарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кичә иртән бу бик кызганыч хәбәр безне тетрәндерде. Милләтпәрвәр якын дустыбыз — иң якты, иң игелекле, иң талантлы, шат күңелле, тормыш сөючән кешебез китте. Фәрит Абдулла улы  Гыйбатдиновның урыны оҗмахта булсын. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә якты кояш кебек мәңге сакланыр», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot