Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург татар театры Толстой әсәрләре буенча Бөтенроссия спектакльләр конкурсында җиңде
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры Лев Толстой әсәрләре буенча Бөтенроссия спектакльләр конкурсында җиңде. Конкурс беренче тапкыр оештырылды. Ул язучының тууына 200 ел тулуга багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Рус сезоннары» оешмасы оештырды. Барлык эшләр арасыннан 12 җиңүче сайлап алынган.
Театр Лев Толстойның «Ильяс», «Адәмгә күпме җир кирәк» һәм «Ике карт» әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән. «Лев Николаевичның Оренбург хикәяләре» дип аталган спектакль фәлсәфи парча жанрында.
Премьераны көз көне чыгарырга планлаштыралар. Спектакль күзләре начар күрүче балалар өчен тифлокомментарийлар белән барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз