Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург татар театры чираттагы гастрольләренә чыга
Оренбург татар театры чираттагы гастрольләренә чыга
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театры өлкә татар районнары буйлап һәм Башкортстанның Федоровский районына гастрольләргә чыгып китә. Алар бу юлы тамашачылар хөкеменә драматург Раушан Шәрифнең «Көзге өметләр» исемле пьесасы буенча эшләнгән спектакльне тәкъдим итә.
Спектакльне сәхнәгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе режиссер Рөстәм Абдуллаев куйган.
«Көзге өметләр» - жанры буенча бик катлаулы спектакль, анда ике актер спектакль барышында тамашачыларны игътибар үзәгендә тота. Төп рольләрдә РФнең атказанган артистлары Люция Абдуллаева һәм Рафаэль Фатыйхов. Алар җәберләнгән ике өлкән кешенең проблемаларын бик нечкә итеп ачып бирә.
Гастрольләр 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз