news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург татар театры 35нче юбилей сезонын Шекспир герое белән ачты

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры 35нче сезонын Уильям Шекспирның «Виндзорские насмешницы» пьесасы буенча куелган «Фальстаф» спектакле белән башлады.

«Спектакльне режиссёр Борис Манджиев куйды, рәссам – Наталья Дружкова. Татар теленә әдәби тәрҗемәне Татарстанның халык язучысы Ркаил Зәйдулла ясады», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Яңа театр сезонының беренче гастрольләре Башкортстанга булачак. Милли яшьләр театры сәхнәсендә театр иң популяр спектакльләрен күрсәтәчәк. Шулай ук Татарстанга һәм Оренбург өлкәсенә дә гастрольләр көтелә.

Октябрь аенда театр «Кызыл паша» спектаклен чыгарачак. Сюжет нигезендә күренекле дипломат Кәрим Хәкимов язмышы ята.

Ноябрь аенда чираттагы премьера көтелә – А.С.Пушкин әәсре буенча «Ату» спектакле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100