news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург шәһәрендә беренче тапкыр "Оренбург гүзәле"н ачыклыйлар

Татар кызларын данлаучы иҗади бәйгегә анкеталар кабул итү 6 февральдән башланды.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Оренбургта беренче тапкыр татар кызларын данлаучы “Оренбург Гүзәле-2017” шәһәр бәйгесе узачак. Финал көне 30 мартка билгеләнгән бәйгене шәһәрнең “Туган тел” татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итәләр милли оешмадан.

Бәйгегә 18-25 яшькәчә кызлар чакырыла. Аларның татар телен белүләре шарт. Бәйгедә җиңгән кыз “Татар кызы” төбәк һәм Бөтероссия бәйгесендә катнашачак.

Бәйгенең беренче туры 6 февральдә ачылды. Оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән 6 мартка кадәр анкеталар кабул итәчәк. Финалистларның исемлеге 7 мартта игълан ителә.

Финалда кызларга “Уңган хуҗабикә” биремендә – үзләре әзерләгән милли ризыклар, милли кул эшләре белән таныштырырга, “Мин – татар кызы” биремендә – татар телен һәм әдәбиятын, тарихын белүгә блиц-сораштыруда катнашырга туры киләчәк. “Биик әле, кызлар!” биремендә – биеп күрсәтергә, “Халкымның күңел бизәкләре” биремендә милли киемнәрдә чыгыш ясарга кирәк булачак.

“Оренбург гүзәле” исеменә ия кызны ачыклаудан тыш, жюри “Тамашачы күңелен яулаган гүзәлкәй”, “Уңган кыз”, “Зыялы кыз” кебек башка төрле номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләячәк. Химаячеләр дә үз бүләкләрен тапшырырга ниятли. Жюрига фән, мәдәният, сәнгать, спорт әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100