news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург шәһәре башлыгын ришвәтчелектә гаепләп кулга алганнар

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, Евгений Арапов урынбасары белән бергә коммерция оешмасы генераль директорыннан 600 мең сум ришвәт алган.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Оренбургның Ленин районы суды, тикшерү таләбе буенча, пәнҗешәмбе көнне шәһәр башлыгы Евгений Араповны кулга алган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетына сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә.

“Бүген суд тикшерү таләбе буенча, зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнүче Оренбург шәһәре башлыгы Евгений Араповны ике айга сак астына алды”, - диелгән хәбәрдә.

Оренбург башлыгы коррупциядә шикләнелеп, хокук саклау органнары тарафыннан 14 августта тоткарланган.

Россия Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Евгений Арапов урынбасары Геннадий Борисов белән бергә коммерция оешмасы генераль директорыннан төзелеш өлкәсендә һәм шәһәрдә күчемсез милек объектларын сатуда яклаган өчен 600 мең сум ришвәт алган.

Алган акчаның 400 меңе Араповка, 200 меңе Борисовка тиеш булган. Шулай ук шәһәр башлыгының эш кабинетыннан 4,2 млн акча алынган.

  • Евгений Арапов Оренбург шәһәре башлыгы булып 2015 елның 30 октябрендә сайланган. Аңа кадәр ул шәһәр хакимияте башлыгы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100