news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсеннән Юлия Әбҗәлилова: Кайбер бистәләр, авыллар бөтенләй су астында калды

Оренбург өлкәсе Әсәкәй районында биюче-педагог булып эшләүче Юлия Әбҗәлилова Оренбург өлкәсендә су басудан бәла-каза күрүчеләр турында сөйләде.

«Быел өлкәбезнең кайбер районнарында –50 градуска кадәр салкынайтты, кешеләр өйләреннән чыга алмыйча азапланды. Ә хәзер инде су басудан интегәбез. Менә хәзер күпердән барам, бу елга юк иде диярлек, ә хәзер анда хәтта су коенып булыр иде. Оренбург һәм Орск шәһәрләрендә Урал һәм Сакмар елгалары ага, шуңа күрә шушы ике шәһәргә күбрәк зыян килде. Шулай ук, бистәләр, авыллар, дача йортлары бәла-каза астында калды. Бигрәк тә, дача йортларына бик каты зыян килде, аларны торгызып та булмас кебек, чөнки барлык хуҗалык, йортлар су астында калды», – диде ул «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, су басу өч көн элек башланган. «Чөнки кинәт кенә җылытты, кар эри башлады. Ике көн элек Орскида дамбадан су бәрде. Бу хәл кинәт булды, шунлыктан, кайбер кешеләр эвакуацияләнергә өлгермичә калды. Гадәттән тыш хәл режимы кертелгәч, кирәкле документларны, кирәк-яракларны җыеп куярга куштылар. Кайбер кешеләр өйдәге мал-көлкәте өчен борчылып, өйдә калганнар һәм аларны ток бәргән. Бу бик куркыныч. Мондый гадәттән тыш хәл кинода гына була дип уйлый идем», – дип уртаклашты Юлия Әбҗәлилова.

«Оренбургта җәен Урал елгасын атлап чыгып була иде, тездән генә иде ул. Хәзер су нормасы күпкә артып киткән. Оренбургта дус кызымның дача йорты су астында калырга мөмкин. Әле су аларга кадәр барып җитмәсә дә, ул инде кирәк-ярак әйберләрен бер сумкага җыеп куйган. Теләсә кайсы вакытта йорттан чыгып китәргә әзер тора. Алга таба яхшы фаразлар әйтмиләр, су арта гына бара, диләр. Орскида хәтта тимер юл трассасына кадәр су күтәрелгән, диделәр. Орскига бик каты зыян килгән, аны ничек төзекләндерерләр – күз алдына китерә алмыйм», – дип сөйләде ул.

Юлия Әбҗәлилова якын арада барысы да яхшы булыр, дигән өметтә булуын әйтте. «Бу хәлләр тизрәк бетсен иде. Туганнарым Орскида яши, аларның өйләре елгадан ерак түгел урнашкан. Алар вакытлыча өйләреннән эшкә яшәргә күченеп киттеләр. Чөнки башка чара юк. Мин яшәгән Әсәкәй районы калкурак урында. Эретә башлагач, таулардан балчыклы су ага башлады. Колшәрип авылындагы йортларны да су басты, тәрәзә төбенә кадәр су баскан иде. Бу вакытта мин куркып калдым. Әмма иң куркынычы – Орскидагы хәлләр. Кайбер гаиләләр бөтенләй йортсыз калды, түбәләренә кадәр су басты», – диде биюче-педагог.

«Эвакуацияләү дәвам итә, өлкә хакимияте эшли. Әмма барлык кешегә дә игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа күрә битараф булмаган эшкуарлар үз машиналарында кешеләрне тиешле урынга илтергә, кирәк-ярак таратырга ярдәм итәләр, жилетлар тараталар. Бу эшләрне алар үз хисабына бушка башкара», – диде ул.

Юлия Әбҗәлилова (сул якта)

Фото: © "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100