news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсенең Ташлы районында яңа нефть ятмасы табылган

«Газпром нефть» компаниясе Оренбург өлкәсендә яңа нефть ятмасы ачкан. Аның углеводородлар запасы 53 миллион тонна тәшкил итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Газпром нефть» компаниясе Оренбург өлкәсенең Ташлы районында яңа нефть ятмасы ачты. Чыганакның геологик запаслары 53 миллион тонна нефтькә тиң. Солнечный участогындагы нефть гадәти булмаганча ачык кызгылт сары төстә, үзлеге ягыннан ул җиңел сортларга карый һәм кушылмалары юк», - дип белдерделәр компаниядә.

Компания әлеге участокта эзләү-бәяләү скважинасын бораулаган вакытта нефть микъдары тәүлегенә 490 кубометрдан артып киткән. Геологлар бәяләвенчә, скважина тулысынча әзер булганнан соң ул тагын да артырга мөмкин. Яңа актив киләчәктә «Газпром нефть» компаниясенең Идел-Урал төбәгендә перспективалы нефть чыгару үзәгенең бер өлеше булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100