news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсендә су басу зонасыннан 10,7 меңнән күбрәк кеше эвакуацияләнгән

Оренбург өлкәсендә су басу зонасыннан 10,7 меңнән күбрәк кеше, шул исәптән 2 мең бала эвакуацияләнгән. Бу хакта Оренбург өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Су баскан йортлардан һәм йорт яны участокларыннан 10 739 кеше эвакуацияләнгән, шул исәптән 2 094 бала. 43 вакытлыча урнаштыру пунктында 1 345 кеше урнаштырылган, шуларның 236сы балалар. Калганнары туганнары янында урнашкан. Шулай ук су басу зонасыннан куркынычсыз районнарга 615 авыл хуҗалыгы хайваны күчерелгән», – дип белдерде матбугат хезмәтендә.

Иң катлаулы су басу шартлары Орск, Оренбург, Бузулук, Илек районнарында барлыкка килә.

Гадәттән тыш хәлне бетерүдә 4,5 меңнән артык кеше, 978 берәмлек техника һәм 256 йөзү чарасы җәлеп ителгән, дип билгеләп үтте хакимият.

news_right_1
news_right_2
news_bot