news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсендә «Без Тукай оныклары» I балалар иҗат фестивале узган

Оренбург өлкәсендә «Без Тукай оныклары» I балалар иҗат фестивале узган
Фото: Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе

Оренбург өлкәсе Абдуллин районының Яңа Якуп авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган масштаблы бәйрәм чарасы узган. Биредә җирле татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән беренче район фестивале үткәрелгән. Бу хакта Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Чарада районның татар авылларыннан җыелган балалар үз көчен сынаган. Иң кечкенә артистка нибары 4 яшь булган. Балалар жюри игътибарына өч номинациядә иҗади номерлар тәкъдим иткән:

Нәфис сүз;Бию сәнгате;Тетральләштерелгән тамаша.Һәр катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Фестиваль районның талантлы балаларга һәм үз эшенең остасы булган педагогларга бай икәнен исбатлады. «Без Тукай оныклары» – ул конкурс кына түгел, ә туган телне саклау һәм яшь буынга тапшыру эшендә мөһим адым да, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot