news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсендә беренче «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узган

15 март көнне Оренбург өлкәсенең Беренче Имангулово авылында яшь кызлар өчен «Ак чәчәкләр» хатын-кызлар форумы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарага хөрмәтле кунаклар – Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе җиңүчесе Алсу Байгилдина һәм визажист Вилена Сөнгатуллина чакырылган.

Әңгәмә форматында Алсу белән конкурс, татар кызларының җәмгыятьтәге урыны һәм татар халкының киләчәге турында сөйләшү узган. Ә Вилена сәхнә макияжы буенча мастер-класс үткәргән. Чара ахырында чәй табыны артында фикер алышу оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot