Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург өлкәсендә 300дән артык хезмәткәрне Ozon складыннан эвакуацияләгәннәр
Оренбург өлкәсендә Ozon логистик үзәгенең 300дән артык хезмәткәре дошман пилотсыз очкычлары атакасы белән бәйле рәвештә эвакуацияләнгән. Бу хакта маркетплейс матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Бүген БПЛА һөҗүмен кире кагу нәтиҗәсендә Оренбург өлкәсендә Ozon логистик үзәге зыян күрде. Барлык системалар штат режимында эшләде, һәм без берничә минут эчендә 300дән артык хезмәткәрне эвакуацияләдек. Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк», – диелә хәбәрдә, анда шулай ук янгын гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көче белән оператив рәвештә сүндерелгән.
Төбәк губернаторы Евгений Солнцев хәбәр иткәнчә, логистик комплекс бинасына БПЛА кыйпылчыклары тигән.
«Пилотсыз очкычлар кыйпылчыклары безнең ике сәнәгать предприятиесенә тиде, шуларның берсе – Ozon логистик комплексы. Зыян күрүчеләр юк. Эвакуация тиз үтте. Шул ук вакытта компания хәзерге вакытта эшен туктатты, төбәктә заказлар кабул ителми», – дип язды ул Макста.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз