Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург өлкәсе XVII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлекне башлап җибәрә
10 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Оренбург өлкәсенә барачак. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәфәрнең төп максаты — Әсәкәй авылы кабул итәчәк XVII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлекне башлап җибәрү.
Эшлекле сәфәрнең төп чаралары 11 августта узачак. Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе губернаторы Евгений Солнцев белән очрашачак. Ә төбәк башлыгы белән очрашудан соң бәйрәмгә әзерлек буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узачак. Анда чараның гомуми концепциясе расланачак, җаваплы кешеләр билгеләнәчәк һәм бәйрәмнең сметасы формалашачак.
Делегация шулай ук Татар Каргалысы авылына да барачак. «Куш Манара» мәчетендә һәм «Нур» мәдрәсәсендә булу ниятләнелә. Кунакларны Оренбург өлкәсе мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов каршы алачак.
XVII Бөтенроссия авыл Сабантуе 2027 елның җәенә үтәчәк. Әсәкәй авылының федераль дәрәҗәдәге милли бәйрәмнәр үткәрү тәҗрибәсе инде бар. Бәйрәм бөтен Россиядән дистәләгән мең кунакны җыяр дип көтелә. Район инфраструктурасын әзерләү якын арада башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз