news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсе Әсәкәй авылында XX «Ак хисләр» татар җыры фестиваль-конкурсы узды

Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында ХХ «Ак хисләр» төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсы узган. Бу хакта Оренбург өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.

Чара төбәктә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген, милли гореф-гадәтләргә һәм үз тамырларына карата олы хөрмәтен тагын бер кат искәртте, ди оештыручылар.

Бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе һәм географиясе елдан-ел киңәя баруы аның абруе турында сөйли. Бу юлы да фестивальдә Казаннан килгән махсус кунаклар – легендар тенор, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашкан.

Татарстаннан килгән мәртәбәле кунаклар билгеләп үткәнчә, «Ак хисләр» конкурсы егерме ел дәвамында кечкенә генә бәйгедән зур төбәкара мәдәни фестивальгә әйләнгән.

Әлеге фестиваль – Оренбург өлкәсендә генә түгел, күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә бергә җыючы җыр мәйданы. Ул яшь татар башкаручыларына үзләрен күрсәтергә, гореф-гадәтләребезне һәм телебезне җыр аша сакларга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot