news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург мөфтие: «Хөсәения» мәдрәсәсенең иске бинасын кайтарып, гимназия ачу ниятләнә

Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфир хәзрәт Шәрипов әйтүенчә, «Хөсәения» мәдрәсәсенең иске бинасын кайтарып, гимназия ачу ниятләнә. 

Бу хакта ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында әйтте.

«Өлкәбездә Диния нәзарәте татар милли автономиясе белән бер юнәлештә хәрәкәт итә. Өлкә татар автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов белән берлектә төрле эшләр алып барыла. Автономия белән берлектә, Иске «Хөсәения» мәдрәсәсе бинасын кайтарып, анда татар милли-дини гимназиясен ачып, укытулар алып бару планлаштырыла. Илебез, милләтебез өчен файдалы шәхесләр чыгар дип өмет итәбез», – дип белдерде Әлфир хәзрәт.

Аның сүзләренчә, дин милләт белән бергә булганда гына, аларның кыйммәтен саклап була. «Беркемгә дә сер түгел: әби-бабаларыбыз динне һәм телне саклаганга күрә, ислам дине безгә килеп җитте. Ислам дине аркасында татарлар дини һәм рухи яктан революциягә кадәр иң укымышлы милләтләрнең берсе саналган. Шулай булгач, без киләчәгебез өчен яхшы мирас калдыра алабыз дип өме итәргә була», – диде Оренбург өлкәсе мөфтие.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100