Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Оренбург мэры халыкны ашыгыч эвакуациягә чакырды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Оренбургта су басу вазгыяте начарлана. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Бүген иртән Уралдагы су биеклеге 872 см тәшкил иткән һәм куркыныч биеклеккә якыная. Бу турыда Оренбург мэры Сергей Салмин белдерде.
«Су төнлә килергә мөмкин, сез үз гомерегезне, якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куясыз! Су басу зонасында яшәүчеләргә үз йортларыннан китәргә кирәк. Эвакуацияне кичектермәгез! Якындагы ике көндә вазгыять тагын да начарлана. Белгечләр фаразлавынча, суның биеклеге куркыныч тудырган биеклектән артып китәчәк. Моны көтмәгез! Хәзер үк китегез», - диде ул телеграм-каналында.
Оренбургта вакытлыча урнаштыру пунктлары оештырылган. Алар тәүлек буе эшли. Урыннарда әлеге пунктларга ташу өчен транспорт - автобуслар һәм җиңел автомобильләр кизү тора. Шулай ук, хакимият сүзләренчә, даими яшәү пунктлары, шул исәптән балалы гаиләләр өчен дә әзер.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз