news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Мохтарият җитәкчесе Илдус Дәүләтов сүзләренчә, өлкәдә 150 мең татар яши.

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтте
tatar-congress.org

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилей чарасы Оренбург шәһәренең М. Фәйзи исемендәге театр бинасында оештырылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Оешманы котларга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Идел буе Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә килде.

Биредә шулай ук Оренбург өлкәсе Вице-губернаторы, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары-төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Олег Димов та катнашты. «Татарстан — Оренбург өлкәсенең тугандаш республикасы. Татарлар өлкә икътисадының һәр тармагында тырышып эшли. Сез — үз гореф-гадәтләрен, халык җәүһәрләрен саклаучы милләт. Бүгенге форсаттан файдаланып, үземнең зур рәхмәтемне җиткерәсем килә», — диде ул.

Залга җыелган милләттәшләрне Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятен 20 еллык юбилее белән Россия төбәк милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре дә котлады. Алар арасында Әзербайҗан, Кыргызстан, Чечня, Дагыстаннан килгән вәкилләре бар.

Мохтарият җитәкчесе Илдус Дәүләтов сүзләренчә, өлкәдә 150 мең татар яши. «Милләттәшләребез тырышып хезмәт итә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы актив эшчәнлек алып бара. Башкарган эшләребез күп, ләкин әле алда торган планнар да шактый. Бергә булсак, барысын да булдырырбыз!» — диде, котлаулар өчен рәхмәтен җиткереп.

Юбилей уңаеннан оештырылган чара музыкаль чыгышлар, котлаулар белән дәвам итте. Актив милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырылды. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100