news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында әдәби-музыкаль кичә узды

«Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Чаллыда үткән иде.

Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында әдәби-музыкаль кичә узды
@soyuzpisateleyrt Инстаграм аккаунты

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). «Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә берлек әгъзалары катнашты.

«Татар шигърияте көннәре» экспедициясенең беренче әдәби кичәсе Чаллыда үткән иде.

«Татар шигърияте көннәре» экспедициясе кысаларында язучылар һәм музей хезмәткәреннән торган әдәби-тарихи десант Башкортстан Республикасы, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләре аша үтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot