news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсенең Әппәли тавында икенче ел рәттән «Кышкы уеннар» оештырылды

Авыл хуҗабикәләре милли ризыкларны хәзерләүдә осталыкларын күрсәтте.

Оренбург өлкәсенең Әппәли тавында икенче ел рәттән «Кышкы уеннар» оештырылды
tatar-congress.org

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). 2 февраль көнне Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылының Әппәли тавы итәгендә көне буе «Кышкы уеннар» оештырылды. Бәйрәм авылыбызда икенче ел гына үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне «Ялкынлы йөрәкләр» ансамбле матур җырлар белән башлап җибәрде. «Эра» халык ансамбленең биюче кызлары өздереп-өздереп татар биюләрен башкарды. Аларга карап, дәртләнеп, яше дә — карты да тыпырдап биеп торды. Быел тагы да кызык-кызык уеннар, аш-су әзерләү өстәлде. Иң зур әһәмият спорт уеннарына бирелде.

«Бер үк вакытта, тау итәгендә төрле-төрле уеннар, бәйгеләр, көрәшләр барды. Чаңгы ярышларында яшьләр үзләрен күрсәттеләр. Тиз арада бер машина йөге утын ватылып бетте. Ә 16 килограммлы герне егетләр кулларында уйнатып кына торды. Хатын-кызлар да, ир-егетләрдән калышмыйча, кул көрәшендә һәм пима ыргыту уенында үзләренең көчләрен күрсәтте», дип сөйләде Татар Каргалысының «Ак калфак» оешмасы рәисе Рәифә Абдракипова.


Ә балалар өчен иң кызыгы — атның бизәлгән һәм кыңгыраулар эленгән чанасына төялеп, таудан шуу булды. Куанычлары эчләренә сыймады инде. Күзләрен бәйләп, кайчы белән уенчыклар кисү уенында да бик теләп, шатланып катнаштылар.

Аш-суның ниндие кирәк, шул булды. Авыл хуҗабикәләре милли ризыкларны хәзерләүдә осталыкларын күрсәтте. Самавырларда тәмле, хуш исле чәйләр кайнап торды. Тәмле май исләре чыгарып пешергән кайнар коймаклар белән авылдашларыбызны сыйладылар. Мондый сыйдан, күңеллелектән, саф һавадан халыкның озак тараласы килми торды.


news_right_1
news_right_2
news_bot