Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Оренбург өлкәсенең Чеснокоу авылында «Карга боткасы» бәйрәме узды
Әлеге бәйрәм Чеснокоу авылында беренче тапкыр үткәрелде.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»), Оренбург өлкәсенең милли-мәдәни автономиясендә эшли торган Чеснокоу авылының «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы белән мәктәп балалары катнашында «Карга боткасы» бәйрәме булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
"Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, һәм туган җирләргә әлеге кошлар кайткач илебезгә чын язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәннәр. Халкыбызның әлеге бәйрәме Чеснокоу авылында беренче тапкыр үткәрелә", ди оештыручылар.
Бәйрәм авылның нәкъ уртасындагы Мәдәният йорты каршындагы мәйданга көйләнгән иде. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Переволоу районындагы җитәкчесе Минзәлә Гайнуллина, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
«Халкыбызның борынгы йолаларын онытмыйча, аны яшьләргә дә өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга омтылуыгыз мактауга лаек. Зур рәхмәт сезгә!», — диде ул.
«Кош исемнәрен әйт» һәм башка шундый биремнәрдә балалар җитезлекләрен күрсәтте. Алар төрле халык уеннарын уйнадылар, табышмак әйтештеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Кашыкка йомырка салып йөгерү, «Без-без идек» уеннары да аеруча ошады авылдашларга. Ял итучеләр белән бергәләп татар көенә парлап биеделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз