news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсенең "Ак хисләр" татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе яңа форматта үтәчәк

Әсәкәй районында уздырылучы фестивальдә хәзер яшьләр дә, урта буын вәкилләре һәм олы яшьтәге әби-бабайлар да катнашачак.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районында соңгы дистә елда һәр ел саен үткәрелеп килүче “Ак хисләр” төбәкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе быел яңа форматта оештырылачак, дип хәбәр итәләр Оренбургның Татар-милли мәдәни мохтариятеннән.

Татар халык иҗатын торгызу, яшьләрне милли мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру максатыннан уздырылучы фестивальдә элек яшьләр генә катнаша иде. Быел исә фестиваль-бәйгедә яшьләр дә, урта буынның талантлы вәкилләре дә, шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә үз көчен сынап карар дип көтелә.

Бәйге “Татар кызы” һәм “Татар егете”, “Киленбикә” һәм “Зирәк ир”, “Хуҗабикә” һәм “Аксакал” кебек өч номинациядә оештырыла. Беренчесендә 15-35 яшькәчә кызлар һәм егетләр, икенчесендә 35-55 яшькәчә хатын-кызлар һәм ир-атлар, ә өченчесендә 55 яшьтән башлап апалар һәм абыйлар катнашачак.

Аларның барысына да татар халык җырларын, биюләрен башкаруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен, шигырьләр уку, сәнгатьле сөйләмдә, музыкаль уен коралларында уйнауда осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә һәркем үзе ясаган кул эшләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Фестивальнең Гала-концерты 18 февральдә Әсәкәй авылында район Мәдәният йортында үтәчәк.

"Ак хисләр" бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы, Әсәкәй районы Татар милли-мәдәни мохтарияте, Әсәкәй районы хакимиятенең Мәдәният бүлеге, Әсәкәй район Мәдәният йорты тарафыннан оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100