news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза

Татарстан делегациясе 8 декабрьдә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган ягы Шарлык районы Мостафа авылы мәктәбенә барачак.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). 6-8 декабрьдә Оренбург өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза. Бу хакта өлкә Хөкүмәтенең Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар мәгарифе көннәре уңаеннан оештырылган чараларда өлкәнең 15 районыннан этномәдәни компонентлы белем бирүче мәктәпләреннән 60 тан артык укытучы катнаша.

Татарстан делегациясен республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов җитәкли. Делегация составында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә бар.

Татар мәгарифе көннәре барышында өлкәнең һәм Татарстанның мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзү, татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеш керткән укытучыларга республика министрлыгының бүләкләрен тапшыру көтелә.

Шулай ук Сакмар районы Татар Каргалысы авылында һәм Үрге Чебенле авылы мәктәпләрендә түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздыру нияләнелә. 8 декабрьдә кунакларны Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган ягы Шарлык районы Мостафа авылы мәктәбендә районда милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштырачаклар. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100