news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсендәге Куандык авылында татар фермеры мең баш кәҗә өчен бина төзи

Өлкә биргән грант акчасына фермер Оренбург мамыгы токымлы кәҗә сатып алган.

Оренбург өлкәсендәге Куандык авылында татар фермеры мең баш кәҗә өчен бина төзи
http://tatar-congress.org

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең Куандык шәһәр округының Маячный бистәсендә шәхси эшмәкәр Фәнил Аблязов 2020 елда «гаилә терлекчелек фермасы»н үстерү өчен 15 млн сум күләмендә грант алды. Хәзер ул мең баш кәҗәне тоту өчен терлекчелек биналары төзи. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Грант акчасына фермер Оренбург мамыгы токымлы мең баш кәҗә сатып алды. Шулай ук тупас азык әзерләү техникасы — ике „МТЗ-82“ тракторы, ике пресс-җыючы, ике роторлы печән чапкыч һәм ике „2ПТС4“ арбалары алды», — дип хәбәр иткәннәр шәһәр округы хакимиятендә.

КФХ башлыгы Фәнил Аблязов җирне рәсмиләштергән һәм анда терлекләр урнаштыру өчен өч база төзиләр инде. Анда кәҗәләрне 2021 елның гыйнварында асрарга планлаштыралар. Ә февраль аенда алардан мамык алырга һәм «Оренбургские пуховницы» предприятиесенә сатарга әзерләнәләр. Крестьян (фермер) хуҗалыгында печән һәм көтүлекләргә өч мең гектардан артык мәйдан бүленгән. Бөтен кышлату чорына тупас азык та әзерләп куйганнар.

Шушы көннәрдә Оренбург өлкәсе Хөкүмәтендә гаилә фермаларын үстерүгә төбәк бюджетыннан грантлар бирү тәртибен раслады. Хәзер авыл территорияләреннән, шәһәр тибындагы бистәләрдән һәм 30 меңнән артык булмаган кече шәһәрләрдән фермерлар да дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала.

Норматив актка «авыл агломерацияләре» төшенчәсе кертелде. Бу критерийлар буенча Абдулин, Куандык, Медногорск, Соль-Илецк, Сорочинск һәм Ясный территорияләрендә теркәлгән фермерлар гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү конкурсында катнашу хокукына ия булачак, дип хәбәр иткәннәр өлкә Хөкүмәтендә.

Моннан тыш, узган елларда грант алучыларга грантны үзләштерү срогын бер елга озайту мөмкинлеге бирелде, дип яза Фәннүр Гайсаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100