news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсендә “Ак хисләр” фестивале узды

Фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Оренбург өлкәсе Әсәкәй район үзәгендә төбәкара “Ак хисләр” фестивале узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быелгы фестиваль Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, проектның авторы Зәйтүнә Вәлишинаның 55 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланды, диелә әлеге хәбәрдә.

Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишинаны районның иҗат коллективлары, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова, Өлкә законнар чыгару Җыелышы депутаты Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Гөлназ Шәйхи котлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100