news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг үз теләге белән вакытыннан алда вазифасыннан китте.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Бергның вакытыннан алда вазифасыннан китүен кабул итте. Аның урынына төбәк җитәкчесе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Денис Паслер билгеләнде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Кремль сайтындагы мәгълүмат буенча, бүген Путин Паслер белән очрашкан. Президент Денис Паслерны Оренбург өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләвен игълан иткән.

Президент Указында Юрий Берг үз теләге белән вакытыннан алда эштән китә диелгән. Денис Паслер Оренбург өлкәсе губернаторы вазифасын 21 марттан башлап башкарачак.

  • Денис Паслер "Т-Плюс" ГАҖ - Россиядә иң зур шәхси компанияләрнең берсендә идарә рәисе. Оешма электроэнергетика һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot