news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсе "Татар кызы-2018"не сайлый

Конкурста җиңүче октябрьдә Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Бүген, ягъни 4 июль көнне Оренбург өлкәсендә "Татар кызы-2018"не сайлаячаклар. Бу хакта Оренбург татарларының "Туган тел" милли-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә.
 
Бәйгедә катнашу өчен Оренбург өлкәсендә яшәү, татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен яхшы белү шарт. 
 
"Татар кызы-2018" конкурсында җиңүче октябрьдә Казанда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк исеменнән чыгыш ясаячак. 
 
  • Узган ел "Татар кызы" Халыкара бәйгесе Уфада үтте. Анда Татарстан кызы Гөлназ Гатина төп призга лаек булды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100