news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсе тарихчысы Рәшит Искәндәровның оныгы Динара "Татар кызы" бәйгесендә җиңде

"Үз тарихын белмәгән милләтнең якты киләчәге булмас!" - дип белдерде Динара Искәндәрова. Ул бабасы язган китаплар буенча презентация әзерләгән иде.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", "Яңа Вакыт", Ләйсәнә Гәрәева). Оренбург өлкәсендә беренче тапкыр "Татар кызы" гүзәллек һәм талант бәйгесе үткәрелде. Аны, җирле химаячеләр ярдәме белән, өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм эшкуар ханым Альбина Әбсәләмова җитәкчелегендәге "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздырды, дип хәбәр итә өлкәнең "Яңа Вакыт" татар газетасы. 
 
 
Бәйге Оренбургның М.Фәйзи исемендәге Дәүләт татар драма театры бинасында оештырылды. Анда өлкәнең Александр, Әсәкәй, Переволот, Сакмар районнары һәм Оренбург шәһәрендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңгән татар кызлары катнашты. Татар милли мәдәни-мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров сүзләренчә: "Өлкәдә татар мәдәни чаралары, бәйгеләре даими уза, ә менә "Татар кызы" тәүге тапкыр оештырылды һәм бу эштә "Ак калфак" оешмасы күп көч куйды". Альбина Әбсәләмова үз чиратында, оренбурглыларның башка төбәкләрдән калышмаска теләвен, быел "Татар кызы" халыкара бәйгесендә дә катнашачакларын әйтте. 
 
 
Бәйге программасын башлап, кызлар иң элек үзләре белән таныштырды. Җиде кыз - Динара Искәндәрова, Юлия Сәлимова, Әлсинә Әбүзәрова, Зәлфия Галәвиева, Диана Хөсәенова, Юлия Муканаева, Наилә Газизова - сәнгатьле сөйләм бәйгесендә татар шагыйрьләренең әниләргә, хатын-кызларга багышланган әсәрләрен укыды, милли ризыклар әзерләү осталыгын, җырлап-биеп күрсәтте. Бишек җырларын башкару буенча аерым бәйге булды.
 
Бәйрәмчә программа өлкәнең сәнгатькәрләре чыгышлары белән үрелеп барды. Жюри, нәтиҗәдә, кызларның чыгышларын һәркайсын аерым номинациядә бәяләде. Оренбург өлкәсенең "Татар кызы-2017" исеменә исә 22 яшьлек Динара Искәндәрова лаек булды. 
 
Динара үзенең бабасы, бөтен гомерен Оренбург төбәге татарлары тарихын өйрәнүгә багышлаган Рәшит Искәндәровның 2009 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән "Оренбург татарлары" китабы буенча, Оренбург татарларының үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыручы презентация ясады. Әйтергә кирәк, Рәшит Искәндәровның әлеге тарихи-энциклопедик очеркы - Оренбург татарлары турында язган дүртенче китабы. "Үз тарихын белмәгән милләтнең якты киләчәге булмас! - Шул девизым белән "Татар кызы" өлкә бәйгесендә беренче урынга лаек булдым. Рәхмәт сезгә, мине зурлап сайлаганыгыз өчен. Киләчәктә Оренбург өлкәсен федераль бәйгедә лаеклы тәкъдим итәрмен!" - дип язды Динара бәйгедән соң үзенең Инстаграм битенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100