news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург өлкәсе Соль-Илецк шәһәрендә татар гармунчылары бәйгесе узачак

Максат – талантлы яңа музыкантларның исемнәрен ачу, аларның репертуарын баету, осталыгын үстерү, милли уен коралларын, милли көйләрне таныту.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ") 10 декабрьдә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендә татар гармунчылары бәйгесе узачак. Бу хакта Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.

Моңа кадәр Соль-Илецкида инде өч ел рәттән гармунчылар бәйгесе оештырылып килгән. Җирле милли-мәдәни мохтарият, шәһәр хакимияте һәм мәдәният бүлеге быелдан аның чикләрен киңәйтергә теләп, башка шәһәр һәм районнардан да музыкантларны чакырган. Шулай итеп, бәйге хәзер “Татар гармуны” дип атала. Максат – талантлы яңа музыкантларның исемнәрен ачу, аларның репертуарын баету, осталыгын үстерү,  милли уен коралларын, милли көйләрне таныту.

Бәйгедә катнашучыларга татар халык көйләрен, татар композиторлары әсәрен һәм тагын башка берәр милләтнең көен уйнарга тәкъдим ителәчәк. Бәйге чыгышлары Балалар сәнгать мәктәбе залында үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot