news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург өлкәсе имам-хатыйбы имамнарны кабер ташларын өйрәнергә өндәде

Рәмис Газетдинов Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу секциясендә чыгыш ясады.

Оренбург өлкәсе имам-хатыйбы имамнарны кабер ташларын өйрәнергә өндәде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Авыл зиратларындагы борынгы кабер ташлары аша татар халкының төбәкләрдәге тарихын өйрәнергә була. Оренбург өлкәсе имам-хатыйбы Рәмис Газетдинов Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында ясаган чыгышында дин әһелләрен зират ташларына игътибарлы булырга өндәде.

“Татар халкының төбәк тарихларын бик аз беләбез. Казан ханлыгы юкка чыккач та, татар халкы авылларда яшәгән. Каберлекләр халыкларның мәдәниятен чагылдыручы булып тора. Ташларны өйрәнеп һәр авылның татар мәдәниятенә керткән өлешен билгеләргә мөмкин”, - диде ул. Хәзрәт үз туган авылы - Пономарев районының Нәүрүз авылы зиратлары мисалында чыгыш ясады.

“Авыл зиратларында 20-25 кабер ташы сакланган. Имам буларак мин аларны өйрәнүне эшем итеп кабул иттем. 20 елдан калган 20 таш та калмаска мөмкин. Кабер ташлары коррозия белән югала бара. Табигать көчләре ташларның язуларын бетермәгән булса, аларны өйрәнәсе иде. Безнең эшебез галимнәр өчен дә файдалы булыр иде”, - дип залдагыларга мөрәҗәгать итте ул.

“Кабер 1840 елларга кадәр төрки телендә язылып килгән. Аннан соң язулар гарәпчә була башлый. Бу мәдрәсәләрнең ишәюе белән бәйле. Кабер ташларында эпиграфияләр кулланылган, матур язмалар язылган. Хәзер зиратларга керсәң, “Онытмыйбыз, истә тотабыз, син киткәч дөньябыз тарайды”, дигән язмалар укыйбыз. Бу рус мәдәниятен үзебезгә күчерүебез турында сөйли”, - дип күзәтүләре белән бүлеште Рәмис Газетдинов.

Хәзрәт кабер ташларын ясау традицияләрен торгызу кирәклегенә дә басым ясады.

  • Рәмис хәзрәт Газетдинов "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының Татар дөньясында Ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу дискуссион мәйданчыгында чыгыш ясады. Секция утырышы ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында үтте. Модераторлар – яшь галим Айрат Фәйзрахманов һәм Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100