news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оренбург-Казан трассасында яшь йөртүче китереп чыгарган һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән

«КИА» автомобиленең 25 яшьлек шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыга һәм 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» машинасы белән бәрелешә.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Оренбург-Казан трассасында «КИА» шоферы авария китереп чыгарган, дип хәбәр итә ProOren.ru интернет-басмасы.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Оренбург-Казан трассасының 124нче чакрымында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «КИА» автомобиленең 25 яшьлек шоферы идарәсен югалтып, каршы як полосага чыга һәм 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» машинасы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күрә. «Лада Гранта» шоферын, аның 59 яшьлек юлдашын һәм «КИА» автомобиленең ике пассажирын хастаханәгә озаталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100