news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург җитәкчелеге Балтач егетләренә Рәхмәт хатлары тапшырды

Оренбург җитәкчелеге Балтач егетләренә Рәхмәт хатлары тапшырды
Фото: http://baltaci.ru

Балтач егетләре язгы ташудан зыян күргән оренбурглыларга ярдәм итте. Республикадан җибәрелгән 56 кеше арасында алар да бар иде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.

Яңгул аерым постының бүлек командиры Рөстәм Сабиров, Чепья аерым постының бүлек командиры Эдуард Перемечев һәм Шәмәрдән аерым постының бүлек командиры Рамил Усманов (Балтач егете) язгы ташудан зыян күргән оренбурглыларга ярдәм итүдә катнашты.

Егетләргә намуслы хезмәте өчен Оренбург өлкәсе һәм шәһәре җитәкчелеге Рәхмәт хатлары тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot