news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Оренбург депутаты Рөстәм Миңнехановка: Алдагы сайлауда үзегезне төкъдим итүне сорыйбыз

Оренбургтан депутат, эшмәкәр Илдус Дәүләтов «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны киләсе срокка Рәис булып сайланырга кандидатурасын күрсәтүне сорады.

«Киләсе ел бик җаваплы. Татарстан халкы Рәисне сайлаячак, ә Татарстан Рәисе – бөтен татар халкының Рәисе. Рөстәм Нургалиевич, татар дөньясын сездән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Форум делегатлары, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән алдагы сайлауда үзегезне тәкъдим итүне сорыйбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot